Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Мактамада икенче гасырын яшәүче Зәрига Шәйдуллина - Әлмәт төбәгендәге иң өлкән кеше
Зәрига әби бәетләр, мөнәҗәтләр чыгара - алар аның күңел кичерешләре белән сугарылган.
(Әлмәт, 29 сентябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига әби Шәйдуллинага 103 яшь тулды. Ул Әлмәт районында иң өлкән кеше санала. Зәрига әбине котларга Түбән Мактама, Нәдер авыл җирлегеннән, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, ветераннар советыннан Надежда Царева һәм башкалар да килгән иде, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.
Гыйбрәтле язмышлы икән Зәрига әби. Әти-әнисен тырыш, хезмәт сөючән булып, мул тормышта яшәгән өчен авылдан җибәрәләр, ә кечкенә кыз, ничектер, качып кала...
Ире - Нәдер егете Сәет белән дә зур сынаулар аша узарга туры килә. Сәетне фронтка озата, ә үзе 4 бала белән кала. 82 яшен тутырган Җәүһәрия апа һәм аның сеңелесе Рәйсә ул елларны һаман да оныта алмый. “Өскә кияргә кием булмагач, әни безгә үзе киндердән тегә иде, черек бәрәңге, алабута да ашадык. Рәхмәт әнигә, ул безне ачлыктан алып калды”, – ди алар.
Бәхеткә, догалар кабул була, ире сугыштан исән-сау кайта. Гаиләдәге 7 баланың 2се үсмер чакта ук фаҗигале рәвештә үлә. Бүген калган 5 баланың һәммәсе исән, үзләре дә өлкән яшьтә булсалар да, әниләре өчен алар һаман да бала. Зәрига әби улы Расих белән яши. Оныкларга да бай әби. 11 оныгы, 13 оныкчасы, оныкчаларының тагын бер оныгы карт әбиләрен шатландырып торалар.
Зәрига әби бәетләр, мөнәҗәтләр чыгара. Алар аның күңел кичерешләре белән сугарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз