news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Мактамада фермерлар арта

Кредитларны халык мөгезле эре терлек алуга, техника яңартуга тота

 (Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Әлмәтнең Түбән Мактама бистәсендә, шәхси хуҗалыкларны үстерү максатыннан, 2013 елда 35, 2014 елда 28 кредит алганнар.

Бу ташламалы кредитларны халык, башлыча, мөгезле эре терлек алуга, техника яңартуга һәм каралты-кураларны төзекләндерүгә тоткан. Ә менә Наил Зәйнуллин былтыр фермер хуҗалыгы булып теркәлгән. Әлегә чаклы ул артык зур булмаган абзарында мөгезле эре терлек, тавыклар, күпләп казлар, куяннар асраган. Аның күпләп великан токымлы куяннар, сыерлар асрарга исәбе бар, дип шәрехли “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot