Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Мактамада буккроссинг киштәсе ачыла
Биредә китап бүләк итүчеләрне көтәләр
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә буккроссинг хәрәкәтендә катнашучы кешеләр саны көннән-көн арта.
Якын араларда Түбән Мактамада яшәүчеләргә дә китап алмашу яки китапларын бүләк итү мөмкинлеге тудырылачак. Түбән Мактама китапханәсе хезмәткәрләре буккроссинг киштәсе ачу инициативасы белән чыкты. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре һәм китапларны кабул итү бара.
Китап алмашырга әзер булсагыз, аларны бүләк итәргә теләсәгез, сезне Түбән Мактаманың Некрасов урамындагы 18 нче йортында көтеп калалар, дип игълан бастырды “Әлмәт таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз