news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Әлки мәктәбендә элеккеге директор хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар

Укытучылар ачык дәресләр карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

(Әлки, 24 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Мөстәкыйм Гыйльмиев). Түбән Әлкидә мәктәп директоры булып озак еллар эшләгән Мәхмүтов Фаик Мәхмүт улына багышланган истәлек тактасы куелды. Фаик Мәхмүтович бу мәктәптә 1943 елдан эшли башлый. 1950 елдан 1983 елга кадәр башта завуч, аннары директор булып эшләде. Ул тирән белемле, бик акыллы кеше иде. Зур оештыру сәләте булу аңа тырыш педагогик коллектив тупларга ярдәм итте.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сиксәненче елларда яңа мәктәп төзелде. Замана яңа бурычлар куйды. Шуларның берсе – кабинет системасы булдыру. Әлеге эштә дә Фаик Мәхмүтович уңганлык күрсәтте. Менә шуңа күрә район мәгариф бүлеге биредә семинарлар үткәрде, укытучылар ачык дәресләр карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100