Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Әлки мәктәбе укучысы “Яшь йөртүче-2017” республика бәйгесендә икенче урын яулады
Алсинә мәктәптә 10 нчы сыйныфта укый. Бер үк вакытта ул ДОСААФ җәмгыяте автомәктәбендә дә белем ала.
(Әлки, 25 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районыТүбән Әлки урта мәктәбе укучысы Алсинә Садриева Яр Чаллы шәһәрендә узган “Яшь йөртүче-2017” республика бәйгесендә икенче урын яулады, дип яза район газетасы.
Алсинә мәктәптә 10 нчы сыйныфта укый. Бер үк вакытта ул ДОСААФ җәмгыяте автомәктәбендә дә белем ала. Районда узган “Яшь йөртүче-2017” бәйгесендә Алсинә кызлар арасында ярышларның ике этабында да – юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр һәм машина йөртү осталыгы буенча – җиңеп чыккан иде. Шушы арада ул республика бәйгесендә дә район данын яклап уңышлы чыгыш ясады. Йөздән артык көндәше арасында Алсинә Садриева үзенең автомобильне бик оста йөртүен дә, белемле булуын да исбатлый алды. Яшь автоледи алга таба да уңышлыры, җиңүләре белән сөендереп торсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз