news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Әлки җирлегендә әфганлылар яшәгән йортларга истәлек такталары куелды

Өч авылда үткән тантаналарда шунда яшәүчеләр, мәрхүмнәрнең дуслары, яшьтәшләре, мәктәп укучылары катнашты.

(Әлки, 18 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина).  Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстан Республикасында хезмәт иткән, бу сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, әмма гомерләре кыска булып, инде бакый дөньяга күчкән кешеләр истәлегенә алар яшәгән йортларга истәлек такталары куелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шулай итеп, Татар Суксуында яшәгән Илнур Яруллин, Түбән Әлкидән Альберт Хәмәтшин һәм Марсель Хәйруллин, Югары Әлкидә гомер кичергән Имаметдин Гыйләҗев өйләрендә мемориаль такталар барлыкка килде. Әфган җирендә дөрләгән ут эченнән исән-имин чыгып, туган якка әйләнеп кайта алган алар. Әмма сугыш бу егетләр өчен эзсез үтмәгән. Гаилә корып, балалар үстереп яшәгән, эшләп торган җирләреннән төрле сәбәпләр белән үлеп киткән алар.

Өч авылда үткән тантаналарда шунда яшәүчеләр, мәрхүмнәрнең дуслары, яшьтәшләре, мәктәп укучылары катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лия Мәрдегалләмова, Түбән Әлки җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев вакыйганың нинди зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп үттеләр.

"Бу хәтер такталары үлгәннәргә түгел, безгә бик кирәк. Белегез, “әфганчы” авылдашларыгыз – сезнең геройлар, сезнең ватанпәрвәрләр алар. Онытмагыз үзләрен" - диде Лия Мәрдегалләмова.

Район мөхтәсибе урынбасары Радик хәзрәт Абдуллин мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илфат Кыямов белән Эльмира Шиһапова мәгънәле сүзләр сөйләп, моңлы җыр башкарып, тантананы тагын да тәэсирлерәк итәргә тырыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100