Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Әлки авылында кышны озату бәйрәмендә хоккейчыларны бүләкләделәр
Хоккей ярышында “Студентлар” командасы беренче урынны алды
(Әлки, 6 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Түбән Әлки җирлегендә барлык авыл халкы, кайткан кунаклар белән бергә кышны озату бәйрәме үткәрделәр. Ә янәшәдә яшьләр, мәктәп укучылары һәм олылар хоккей буенча иң көчле команда исеменә ярышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Авыл уртасында җыр-бию тынып тормады. Такмаклар, дәртле җырлар яңгырады, күмәк биюләр башкарылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган ярышларда да халык кыстатмый катнашты.
Саф һавада һәркем кайнар чәйдән, коймактан авыз итте.
Хоккей ярышында “Студентлар” командасы беренче урынны алды. Икенче урында – “Кызыл машина” (Түбән Әлки мәктәбе укучылары), өченче – “Ветераннар” командалары.
Ярыш йомгакларын игълан итеп, авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин аларга иганәчеләр әзерләгән саллы бүләкләр тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз