Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Карамалыда янгында бала һәлак булган
Янган барлык корылмалар законсыз төзелгән булган.
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Түбән Карамалыда чегәннәр яшәгән урында бер бала һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Түбән Карамалы шәһәр тибындагы бистәнең Овражный урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына бүген, 18 июньдә, 15 сәгать 56 минутта алынган. Шаһитлар чегән гаиләләре яшәүче үзлектән төзелгән такта корылмалар януын әйткән.
Урынга 154, 52нче һәм башка янгын сүндерү часте чыккан. Янгынны сүндергәндә коткаручылар өч яшьлек малайның үле гәүдәсен табып алган.

Янгын сүндерүчеләрнең оператив эшләве нәтиҗәсендә 9 йорт коткарып калынган. Янган барлык корылмалар законсыз төзелгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз