news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың “Заря” лагеренда табигатьне саклауга багышланган дәрес үтте

Чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә, ул да булса калдыкларны җыеп эшкәртү дигән нәтиҗәгә килде балалар.

Түбән Каманың “Заря” лагеренда табигатьне саклауга багышланган дәрес үтте

(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың “Заря” лагеренда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары “Табигатьнең дошманы – чүп ул!” дигән темага экология дәресе уздырды. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Кирпеч һәм бетон ватыклары, батарейкалар, резина тәгәрмәчләр, пластик шешәләр – мондый калдыкларның таркалу вакыты 100-200 ел тәшкил итә, – дип билгеләп үтте экологлар. – Хәзерге вакытта чүп саклау полигоннарының чигеннән ашып тулу мәсьәләсе бик кискен тора, ә аның сәбәпчесе – кеше. Димәк, бу проблеманы хәл итү буенча җаваплылыкны да нәкъ менә кешеләр кайгыртырга тиеш”.

Чүп күләмен киметүнең төп ысулы бер генә, ул да булса калдыкларны җыеп эшкәртү, ягъни аларны икенчел чималга әйләндерү, моның өчен аларны аерым җыю мөһим.

Очрашу азагында балалар әнә шундый нәтиҗәгә килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot