news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларга киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирәләр

Дәрес Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланды.

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә балаларга киләчәктә һөнәр сайлауга юнәлеш бирәләр
Михаил Захаров/архив

(Казан, 13 июль, "Татар-иинформ"). Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 8-10 яшьлек балалар өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсы буенча дәрес үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәрес Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланды.

Балалар иҗат юнәлешендәге һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтте, алар үзләрен музыкантлар, рәссамнар, дизайнерлар итеп күзалладылар. Катнашучылар һәр һөнәрдә дә иҗат итү сыйфаты кирәк икәнен аңлады. Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар киләчәктә кем булырга теләүләре турында фикер алышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot