news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың велосипедлар музеена Төркиядән ике экспонат кайтартылды

Бер велосипед конвейердан алтмышынчы елларда төшкән.

Түбән Каманың велосипедлар музеена Төркиядән ике экспонат кайтартылды

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстанда бердәнбер булган Түбән Кама велосипедлар музее коллекциясен ике экспонат тулыландырачак. Әлеге велосипедларны түбәнкамалыларга кардәш Мармарис шәһәреннән бүләк иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бер велосипед конвейердан алтмышынчы елларда төшкән. Ул Төркиянең милли горурлыгы булган BISAN заводында чыгарылган.

Икенче велосипед Мексикада чыгарылган. Bimex заводы инглиз лицензиясе буенча 1951 елдан эшли башлый. Түбән Камага Ливерпульда сиксәненче елларда уйлап табылган легендар Cougar моделе кайтартылды.

"Бүген төштән соң музейда велосипедларны урнаштырабыз, - дип сөйләде безгә активист Рәис Шәехов. – Биредә без тематик зона булдырырга ниятлибез: Ататөрк портретын, Мармарисның заманча фотографияләрен, Төркия флагын эләчәкбез".

Музейда бүгенге көндә кырыкка якын экспонат бар. Ул, дүшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге тугыздан кичке җидегә кадәр эшли. Керү бушлай. Урыны – “Велики” автошәһәрчеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot