Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың вакуумлы яшелчә продукциясен Россиянең башка шәһәрләренә илтеп булачак
«Татпотребсоюз» программасы 3 млн сумнан артык бәягә «ГАЗон Некст» автомобиле сатып алырга ярдәм иткән.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). «Нижнекамский» кулланучылар кооперативы зур йөк автомобильле булды. «Татпотребсоюз» программасы 3 млн сумнан артык бәягә «ГАЗон Некст» сатып алырга ярдәм иткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Субсидияләү шартлары нигезендә, кооператив бәянең 40 процентын түләгән, калганын дәүләт ярдәме кысаларында бүлеп биргәннәр.
«Без хәзер яшелчәләрне, бәлки итне дә үзебез ташый алабыз. Элек продукция ташучыларны ялларга туры килә иде, хәзер акчаны янга калдыра алабыз», — дип сөйләде безгә кулланучылар кооперативы башлыгы Илдар Эгамбердиев.
Исегезгә төшерик, кулланучылар кооперативы Түбән Кама белем бирү учреждениеләренең бер өлешен чистартылган һәм вакуумлы яшелчәләр, шулай ук ит белән тәэмин итә. Быел халыктан чимал җыю алып барыла, Көзгә чимал белән тәэмин итү күләмен ике тапкыр арттыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз