news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың татар яшьләре театр студиясе беренче тамашасын тәкъдим итә

Яңа ел алдыннан тәүге театраль программаны яшьләр Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәк.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”) Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама шәһәрендәге бүлекчәсендә Яшьләр театры эшли башлады. Әлеге студия үзенең беренче тамашасын 22 декабрьдә шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәк, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

“Театр баскычлары” дип аталган театральләштерелгән музыкаль композиция 14.00 сәгатьтә башланачак. Яшь артистлар Фоат Садриевнең “Сиңа гына әйтәм”, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе” пьесаларыннан өзекләр күрсәтергә ниятли. Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан оештырылган кичәдә, шулай ук Кыш Бабай белән Кар Кызы да катнашачак. Яшьләр театры егетләре һәм кызлары тамашачыларга халык җырлары, биюләр бүләк итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot