Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың спортчы кызы дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш медаль яулады
Февраль аенда Динара Хәмитова Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.
(Түбән Кама, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбәнкамалы Динара Хәмитова дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш медаль яулады. Әлеге уңышы нәтиҗәсендә, спортчы Татарстан җыелма командасы составына керде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Февраль аенда Динара Хәмитова Идел буе федераль округы ярышларында катнашачак.
Спортчы кызның уңышларында тренерлары гына түгел, әти-әнисенең дә өлеше зур: әтисе Надирбәк Хәмитов Динара катнашкан Самара,Тольятти, Казан, Чистай, Яшел Үзән турнирларына барып, кызына һәрьяктан таяныч булып торган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз