news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың "Реактор" командасы Харламов кубогының финалына чыкты

Александр Соколов шәкертләре финалда "Красная Армия" командасы белән очраша.

(Казан, 10 апрель, Татар-информ"). Түбән Каманың "Реактор" хоккей командасы үз тарихында беренче тапкыр Яшьләр хоккей лигасында Харламов кубогының финалына чыкты. Череповецның "Алмаз" командасына каршы ярымфинал сериясендә "Реактор" бер генә матчта оттырды.

Өч җиңүгә кадәр дәвам иткән сериянең бүгенге дүртенче матчында "Реактор" кунакта зур өстенлек белән уңышка иреште – 4:1. Шулай итеп, Александр Соколов шәкертләре Харламов кубогының финалында Мәскәүнең "Красная Армия" командасы белән очраша. Дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк финал сериясенең беренче ике матчы 17 һәм 18 апрельдә Түбән Камада уза.

Хоккей. Яшьләр хоккей лигасы. Харламов кубогы. Ярымфинал. Дүртенче матч. «Алмаз» (Череповец) – «Реактор» (Түбән Кама) – 1:4 (1:1, 0:1, 0:2).

0:1  Порядин (Хайруллин, Нәбиуллин, 00:37)

1:1  Вовченко (08:49, мен.)

1:2  Бикмуллин (Хафизов, 25:41)

1:3  Шәфигуллин (53:22)

1:4  Бикмуллин (Угольников,, 57:10).

Сериядә исәп – 1:3.

news_right_1
news_right_2
news_bot