Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың “Нефтехимик” хоккей командасы рәттән тугызынчы уенда җиңде
“Нефтехимик” Мәскәүнең “ЦСКА” командасын 4:1 исәбе белән отты.
(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Түбән Камада "Нефтехим Арена" боз сараенда “Нефтехимик” командасы Мәскәүнең “ЦСКА” хоккейчыларын кабул итте. Матч “Нефтехимик” файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде. Түбән Кама командасы өчен бу рәттән тугызынчы җиңү булды.
Беренче период. Унынчы минутта “Нефтехимик” сакчысы Зият Пайгин күпчелектә гол кертте (1:0). Унсигезенче минутта Юнас Энлунд “ЦСКА” капкасына икенче алканы кертте (2:0).
Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.
Өченче периодның беренче минутында “ЦСКА” һөҗүмчесе Линден Вей күпчелектә уйнаганда гол кертте һәм командасының артка калышуын киметте (2:1). Унбишенче минутта Марат Хәйруллин “Нефтехимик” өчен алка кертте (3:1). Уен ахырында “ЦСКА” командасы, капкасын буш калдырып, алтынчы уенчыны чыгарды, һәм “Нефтехимик” һөҗүмчесе Илдар Шиксатдаров буш капкага гол кертте (4:1).
Командалар составы:
“Нефтехимик”:
Шарыченков (Барулин);
Уайт – Митчелл – Порядин, Пайгин – Мёрфи;
Шиксатдаров ¬– Куликов ¬– Хәйруллин, Брынцев — Шәрипҗанов;
Падакин – Берглунд – Энлунд, Сергеев – Рясенский;
Казионов – Шәрифьянов – Черников (Хисаметдинов), Атюшов.
“ЦСКА”:
Юханссон (Сорокин);
Секач – Вей – Григоренко, Дальбек – Робинсон;
Капризов – Шалунов – Окулов, Киселевич – Марченко;
Калинин – Светлаков – Телегин, Науменков – Нестеров;
Толчинский – Карнаухов – Мамин, Чмыхов.
“Нефтехимик” киләсе уенын Мәскәүдә “Динамо” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 12 ноябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасы уеннары тукталып торачак. Шул көннәрне узачак Карьял Кубогы ярышына Россия җыелма командасына “Нефтехимик”тан сакчы Дамир Шәрипҗанов һәм һөҗүмче Павел Порядин чакырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз