Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы беренче уенында җиңелде
«Нефтехимик» — «СКА» матчы исәбе — 1:2.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Камада «Нефтехим Арена» боз сараенда «Нефтехимик» командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын кабул итте. Әлеге матч командалар өчен Континенталь хоккей лигасының яңа сезонында беренчесе булды. Уен «СКА» файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
«Нефтехимик» хоккей командасының официаль сайтларында бирелгән мәгълүматлар буенча, команданың баш тренеры Вячеслав Буцаев һәм тренерлар Александр Завьялов, Павел Костичкин, кичергән авырулары сәбәпле, уенда катнашмадылар. Тренер штабын Вячеслав Касаткин, Валерий Иванников һәм Игорь Фёдоров җитәкләде.
Беренче период. Унөченче минутта «СКА» уенчысы Игорь Ожиганов исәпне ачып җибәрде (0:1).
Икенче периодның соңгы минутында, «Нефтехимик» азчылыкта уйнаганда, Антон Бурдасов гол кертте (0:2).
Өченче период. Унберенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Александр Кучерявенко алка кертте (1:2).
Командалар составы:
«Нефтехимик»:
Барулин (Иванников);
Бикмуллин — Кучерявенко — Порядин, Пузанов — Волгин;
Грошев – Шәрифьянов – Шиксатдаров, Граборенко — Мотыгуллин;
Буцаев — Голубович — Шутов, Логинов — Хәйруллов;
Паранин –– Чивилёв — Полькин, Мартынов — Семёнов.
«СКА»:
Самонов (Хелльберг);
Ткачев — Вей — Галимов, Белов — Бенгтссон;
Кузьменко — Аалтонен — Бурдасов, Токранов — Ожиганов;
Тимкин — Кемппайнен — Кетов, Хафизуллин — Антипин;
Марченко — Морозов — Подколзин, Дыбленко — Швец-Роговой.
«Нефтехимик» киләсе уенын Түбән Камада «Витязь» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 6 сентябрь көнне 14:30 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз