Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың өлкән буын вәкилләре Төркиядә картлар йортында булган
Моңа кадәр Мармариска мондый сәяхәт Түбән Каманың физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен оештырылган иде.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Түбән Каманың 11 активист пенсионеры Төркиянең Мармарис шәһәре буйлап сәяхәт итә. Алар анда карлар йортында булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Без Мармариста картлар йортында булдык, ялгыз кешеләрне шоколад кәнфитләр һәм кулдан ясалган уенчыклар белән сөендердек, - дип сөйләде безгә сәфәр өчен җаваплы Ольга Курдюкова.
Шуннан соң мәдәният үзәгендә фотокүргәзмәдә булдык, җирле пенсионерлар партиясе активистлары белән очраштык: тәҗрибә уртаклаштык, Сабантуйга чакырдык. Бүген әле пенсионерлар хәрәкәте белән шөгыльләнүче депутат һәм шәһәр советы депутатлары белән очрашабыз,. дип сөйләделәр алар.
Моңа кадәр Мармариска мондый сәяхәт Түбән Каманың физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз