news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың лагерында балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашу үткән

Очрашуда балаларның нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан тест үткәрелгән.

Түбән Каманың лагерында балаларга һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашу үткән
архив

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Заря" балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләргә киләчәктә һөнәр сайлауда юнәлеш бирүгә аерым игътибар итәләр. Шул уңайдан биредә очрашу уздырганнар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре балалар янына очрашуга килгән. Очрашуда мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, районның хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмат бирелгән, балаларның нинди һөнәргә өстенлек бирүләрен ачыклау максатыннан тест үткәрелгән.

Очрашуда катнашучыларга "Минем һөнәрем – минем киләчәк", "Һөнәрләр төрләрен классификацияләү" дигән белешмәлекләр таратылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot