news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың Кызыл Чапчак авылы тарихы китап булып чыкты

Китапны туплаганда авыл халкы нәселләре турында мәгълүмат бирүдә активлык күрсәткән.

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”). Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында туып үскән апалы-сеңелле Разилә Борһанова белән Рузалия Гыйльманова кече ватаннары тарихы турында китап чыгарган. Елъязма “Чапчагым – яшь чагым” дип атала. Авылдашлары белдерүенчә, китапны укыганда алар балачак, яшьлек елларына кайткандай булалар, дип яза районның “Туган як” газетасы.

Туган авыл тарихына багышлап китап чыгару - тормышка ашкан хыялыбыз, дип шатлыкларын яшерә алмый апалы-сеңелле бертуганнар. Рузалия ханым китапханәләр системасында 40 елдан артык эшли. Шул дәвердән бирле Кызыл Чапчак турында язма-мәкаләләр туплый. Апасы Разилә авыл халкы белән аралаша.

Китап язу турында яңалыкны авыл халкы бик хуплап чыга. Нәселләре турында мәгълүмат бирүдә алар активлык күрсәтә. Материал туплау барышында үзләренә яңалык ачучылар да була.

Хәзер Кызыл Чапчакта 234 йорт теркәлгән. Авылда яшүчеләрнең күпчелеге - шушы җирлектә туып үскән кешеләр. Мисал өчен, Гөлнур Гарифуллинаның Кызыл Чапчакта җиде буын нәселе яшәгән. Тормыш иптәшенең туганнары да монда гомер иткәннәр.

Җыелган материалны эшкәртүгә ел ярым вакыт китә. Җыентыкның басылып чыгуы да авылдашлар ярдәменнән башка булмый. Китап 300 данә тираж белән басылган. Җыентык белән танышырга теләүчеләр Түбән Кама шәһәре һәм районның авыл китапханәләренә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерә җирле газета.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100