Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың комплекслы музеенда кул эшләре күргәзмәсе ачыла
Кул эшләрен Өченче буын университеты студентлары тәкъдим итә.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). 17 апрельдә Түбән Каманың комплекслы музеенда ефәк тасмалар белән чигелгән кул эшләре күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кул эшләрен Өченче буын университеты студентлары тәкъдим итә. Алар кунаклар алдында тасмалар белән чигү үрнәкләре турында мәгълүмат бирәчәк, бу эштә үз серләре белән дә уртаклашачак.
Ефәк тасмалар белән чигү Франциядә 18 гасырда башланып киткән. Танылган ханымнар үз күлмәкләрен шул рәвешле вак розалар, яфраклар һәм энҗе чәчәкләр белән бизәгәннәр. Әлеге төр сәнгатьнең чәчәк атуы XIX гасырның 70 нче елларына туры килә.
Бу вакытка инде ул киң таралыш алып, ефәк тасмалан эшләнгән бизәкләр күлмәкләрдә генә түгел, яулыкларда, кулчатырларда, эшләпәләрдә һ.б. урын ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз