news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың "Кама" лагеры заманча төзекләндереләчәк

Программа өч елга исәпләнгән, финанслау күләме – якынча 7 млрд сум.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Кама" лагеры заманча төзекләндереләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов балаларның җәйге ялын оештыру өчен яңартылачак объектларны төзекләндерү планнары турында сөйләде. Программа өч елга исәпләнгән, финанслау күләме – якынча 7 млрд сум.

Бу сезонда Түбән Каманың "Кама" лагерында ремонт эшләре планлаштырыла. Лагерь 1970 елда Каракүл ярында төзелә. Җәй буена биредә җиде йөзгә якын бала ял итә. Ләкин корпуслар аз булу сәбәпле, лагерь бөтен ихтыяҗны да каплап бетерә алмый. Яңа программа нәкъ менә шундый проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.

Быел республика бюджетыннан "Кама" лагерын төзекләндерү өчен 192 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаларга лагерьга керү урынын яңарту, йокы корпусларын төзекләндерү һәм шул ук максатлар өчен ике ташландык бинаны торгызу, футбол, хоккей, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, хәрәкәтле уеннар өчен мәйданчыклар, амфитеатр, балалар мәйданчыгы, беседкалар булдыру, пляж тирәсен төзекләндерү планлаштырыла.

Моннан тыш, лагерь ашханәсе һәм административ блок капиталь ремонтланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100