news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың "Кама" лагере ел әйләнәсендә эшләячәк

"Кама" лагерен капиталь ремонтлауга 181 млн сум бүлеп бирелгән.

Түбән Каманың "Кама" лагере ел әйләнәсендә эшләячәк
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Киләчәктә "Кама" ел әйләнәсе эшләячәк. Җәен - профильле сменалар эшләсә, ә кышын ял көннәрендә бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Камада "Кама" лагерен капиталь ремонтлау тәмамланып килә. Моның өчен балаларның җәйге ялы объектларын төзекләндерү республика программасы кысаларында 181 млн сум бүлеп бирелгән.

Эш барышы белән Айдар Метшин танышты. Хәзерге вакытта биредә төзелеш-монтаж эшләре 75 процентка башкарылган. Җылылык челтәрен сузу тәмамланып килә, корпуслар, административ үзәкнең тышкы як стенасын буяу эшләре бара.

"Кама" сәламәтләндерү лагере зур тарихка ия. Киләсе елда аның ачылуына 50 ел тула. Лагерь Красный Ключ бистәсендә, Каракүлдән ерак түгел урман зонасында урнашкан. Шәһәргә якын урнашуы сәбәпле, лагерь Түбән Кама халкы арасында бик популяр.

Айдар Метшин сүзләренчә, барлык ремонт эшләре тәмамланганнан соң, лагерьның яңа тарихы башланырга тиеш. Биредә Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар һәм яшьләрнең ялын заманча оештыру турында уйларга кирәк.

Хәзерге вакытта түбәнкамалылар "Артек" үзәгенең эш тәҗрибәсен үзләштерәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100