news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың инвалид балалары ял көнен саф һавада үткәрде

Түбән Каманың инвалид балалары ял көнен саф һавада үткәрде

(Түбән Кама, 5 март, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). “Алмаш” сәламәтләндерү лагерында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт бәйрәме үтте. Ул “Надежда” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре инициативасы буенча әзерләнгән иде.

Барлыгы йөздән артык кеше түләүсез чаңгы, пони һәм атларга җигелгән чаналарда йөри алды. Өстәвенә, инвалид балалар төрле спорт ярышлары һәм конкурсларда актив катнашты. “Алмаш” лагеры ашханәсендә алар өчен күңел ачу программасы оештырылган иде, биредә шулай ук кунакларны чәй белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot