Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың ике укытучысы Россия Президентының 200 мең сум грантына ия булды
Премияләрне республиканың иң яхшы 25 укытучысы алачак.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). 2019 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Татарстанның иң яхшы укытучыларына премияләр бирү буенча конкурста җиңүчеләр билгеле булды. Түбән Каманың ике укытучысы Россия Президентының 200 мең сумлык грантына ия булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Премияләрне республиканың иң яхшы 25 укытучысы алачак. Алар арасында Түбән Каманың 32 нче гимназиясе рус теле укытучысы Наталья Клипова һәм 10 нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Ольга Полячихина да бар.
Конкурс үткәрү турындагы боерык Владимир Путин тарафыннан имзаланган, аның нигезендә бөтен ил буенча меңләгән педагог бүләкләнәчәк, аларның һәрберсе 200 әр мең сумлык грантка ия булачак.
Республика буенча Түбән Кама укытучыларыннан тыш, конкурста Әлмәт, Актаныш, Апас, Тәтеш, Саба, Сарман, Кукмара районнары педагоглары һәм Казан мәктәпләренең 13 вәкиле җиңү яулаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз