news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың идарәче компанияләре республикада алдынгы урыннарны били

Түбән Каманың "ПЖКХ -17" идарәче компаниясе - беренче урын, "Жилье" идарәче компаниясе икенче урын алды.

Түбән Каманың идарәче компанияләре республикада алдынгы урыннарны били
tat.e-nkama.ru

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Татарстанда "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы идарәче оешма" конкурсының 2018 ел җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 1000 мең кв. метрдан артык торакка хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр арасында Түбән Каманың "ПЖКХ -17" идарәче компаниясе - беренче урын, "Жилье" идарәче компаниясе икенче урын алды.

Моннан тыш, 2018 елда "Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештыру" республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды, аның нәтиҗәләре буенча "ПЖКХ-17" идарәче компаниясе коллективы икенче урын яулады, беренче урында – Чаллы, өченче урында - Бөгелмә.

"Без җиңүчеләрне котлыйбыз: бу - Түбән Кама идарәче компанияләре коллективының, гомумән, шәһәребезнең торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтенә югары бәя", - диде Айдар Метшин бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot