Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың хатын-кызлар консультациясендә коронавирустан прививка ясатырга була
Булачак әниләргә йөклелекнең 12 атнасыннан — гриппка каршы, йөклелекнең 22 атнасыннан коронавируска каршы вакцинация ясарга киңәш итәләр.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың булачак әниләре хатын-кызлар консультациясендә грипптан һәм коронавирустан прививка ясата алачак.
Прививканы дүшәмбе — җомга көннәрендә 104нче бүлмәдә 8.30-15.30 сәгатьләрдә ясыйлар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Булачак әниләргә йөклелекнең 12 атнасыннан — гриппка каршы, йөклелекнең 22 атнасыннан коронавируска каршы вакцинация ясарга киңәш итәләр.
Вакцинация, элеккечә үк, бу авыруларны һәм алардан өзлегүләрне кисәтүнең төп чарасы булып кала бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз