news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында татар фильмнарын күрсәтүче кинозал ачылачак

Халык иҗаты йорты Россиянең кино фондыннан кинозал оештырырга грант отты.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге Халык иҗаты йортында тиздән кинотеатр ачылачак. 3D фильмнар күрсәтәчәк кинозалда татар телендә фильмнар, совет чорының ретро-фильмнары, Россия һәм чит ил әсәрләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте.

Бу Түбән Камада өченче 3D кинотеатр булачак. Аның өчен Халык иҗаты йорты Россиянең кино фондыннан “500 меңгәчә халкы булган төбәкләрдә милли фильмнарны күрсәтүче кинотеатрга шартлар тудыру өчен ярдәм итү” грантын отты. Бу эшкә 5 миллион сум акча бирелде, яңа кинозалда 200 тамашачыга урын булачак. Әлеге проект 2017 елда тормышка ашырылачак, биредәге киносеансларга билет хаклары башка кинотеатрлардан юньрәк торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot