news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың «Гаилә» паркында көзге фестиваль булды

«Яшелчә ыгы-зыгысы» яңа ачылган шушы паркның «Рекордлар китабы»нда беренче язма булачак.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама районындагы авылларда яшәүчеләр шәһәр кешеләренә үзләренең быелгы яшелчә уңышын күрсәттеләр һәм алар белән нәрсәләр эшләп булуы турында сөйләделәр, диелә төбәкнең “Туган як” газетасында.

Шәңгәлче, Балчыклы, Зур Афанас, Ташлык, Тоба, Прости авыллары вәкилләре шәһәребезнең «Гаилә» паркына үзләре үстергән яшелчәдән ясаган композицияләр төзегән иделәр. «Без әлеге фестивальдә авыл кешеләре, шәһәргә килеп, быелгы уңыш өчен ничек тырышулары, аны җыеп алганнан соң ничек файдаланулары турында сөйләүләренә исәп тоттык. Чыннан да, алар яшелчә үстерү һәм аны консервлау серләре белән уртаклашты. Яшелчә композицияләрен балалар да бик кызыксынып карады. Аларның күпчелеге өйләрендә үзләре дә шуларны ясап карамыйча түзмәсләр», – диде «Гаилә» паркы администраторы Оксана Хафизова.

Әлеге «Яшелчә ыгы-зыгысы» яңа ачылган «Гаилә» паркының «Рекордлар китабы»нда беренче язма булачак. Шушы көннән башлап, шәһәр паркында уздырылган теләсә нинди әһәмиятле вакыйга яки чара, шулай ук анда катнашучыларның исемнәре «Гаилә» виртуаль елъязмасына – Интернетта махсус ачылган биткә теркәп барылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot