news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың "Эйдос" үзәге видеороликлар төшерү буенча республика бәйгесендә җиңү яулаган

Конкурсантлар арасында "КамАЗ", "Татэнерго", "Нижнекамскнефтехим" һәм башка учреждениеләр бар.

Түбән Каманың "Эйдос" үзәге видеороликлар төшерү буенча республика бәйгесендә җиңү яулаган

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Эйдос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге коллективы профсоюзларның агитация рәвешендәге видеороликлар конкурсында катнашкан һәм үз номинациясендә җиңүче булган. Видеоролик үзәк хезмәткәрләре катнашында төшерелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста барлыгы 127 видеоролик тәкъдим ителгән. Шуларның унбере җиңүче дип табылган. Конкурсантлар арасында "КамАЗ", "Татэнерго", "Нижнекамскнефтехим" һәм башка учреждениеләр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot