news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың булачак журналистлары бала хокуклары турында видеолар төшергән

Иң яхшы ун ролик авторларына грамоталар һәм 20 мең сум күләмендә приз тапшырылачак.

Түбән Каманың булачак журналистлары бала хокуклары турында видеолар төшергән
архив

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда "Бала хокук дөньясында" дип исемләнгән VI Республика мәгълүмати-социаль роликлар конкурсы башланды. Түбән Каманың "Поколение-Z" яшь журналист мәктәбе укучылары  балаларның төп хокуклары турында видеолар төшергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым-аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала.

Оештыручылар җәмәгатьчелек игътибарын бала мәнфәгатьләре, хокуклары һәм иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итәргә тырыша. Видеороликлар жанрын катнашучылар үзләре сайлый: интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б.

Иң яхшы ун ролик авторларына грамоталар һәм 20 мең сум күләмендә приз тапшырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot