news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың Болгар авылында үзенчәлекле китапханә эшли

Киләчәктә биредә балалар өчен дә тагын бер аерым шкаф киштәсе төзергә планлаштыралар.

Түбән Каманың Болгар авылында үзенчәлекле китапханә эшли
tat.e-nkama.ru

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Түбән Кама районының Болгар авылы "Әниләр чишмәсе"ндә булды. Аларның максаты – чишмә буенда оештырылган кечкенә китапханә белән танышу һәм аны китаплар белән тулыландыру. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Китапханәчеләрне Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов каршы алды. Ул кунакларны чишмәнең тарихы белән таныштырды, экскурсия оештырды.

"Әниләр чишмәсе" - Сухрау авыл җирлегенең иң матур урыннарыннан берсе. Аны төзекләндерү "Чишмәләр" хәрәкәте кысаларында башкарылды. Чишмә тирәлеген тәрипкә китерү чыгымнарының төп өлешен авыл җирлеге үз өстенә алды.

Биредә кое казыдылар, эскәмияләр куйдылар, верандалар, баскыч төзеделәр, ял итү өчен урыннар булдырдылар. Чишмәне төзекләндерүдә авыл кешеләре, студентлар, экологлар – барлык битараф булмаган кешеләр катнашты.

"Әниләр чишмәсе"нең тагын бер үзенчәлеге – биредә урнашкан ябык китап киштәләре. Теләгән кеше бирегә килеп, үзенә ошаган китапны укый һәм башкалар укысын өчен үзе дә китаплар калдыра ала. Әлеге мөмкинлек авыл китапханәсе откан грант акчасына булдырылды. Киләчәктә биредә балалар өчен дә тагын бер аерым шкаф киштәсе төзергә планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot