news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың баш судьясы Казанның Вахитов районы баш хөкемдары вазифасына тәкъдим ителде

Хәзер әлеге вазифага кандидат федераль суд хөкемдарлары кандидатураларын карау буенча РФ Президенты каршындагы комиссияне узарга тиеш.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан судьялары квалификацион комиссиясе Түбән Каманың баш хөкемдары Газиз Гыйсметдиновны Казанның Вахитов районы суды рәисе вазифасына тәкъдим итте. ТР Югары суды рәисе Наталья Лосева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта белдерде.

Хәзер әлеге вазифага кандидат федераль суд хөкемдарлары кандидатураларын карау буенча РФ Президенты каршындагы комиссияне узарга тиеш. Бу берничә ай вакытны алачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot