news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың барлык мәктәпләрдә дә карантин туктатылды

Бүген укучыларның көзге каникуллары тәмамланды, әмма балалар һәм яшүсмерләр эпидемиологлар контролендә тора

(Түбән Кама, 7 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Каманың барлык мәктәпләрдә дә карантин туктатылды. Бүген 23,5 мең бала һәм яшүсмерләр өчен көзге каникуллар тәмамланды.
Кискен тын юллары инфекциясе авыруларын кисәтү максатыннан уку процессында үзгәрешләр - мәктәпләрдә мәҗбүри иртәнге фильтр кертелде, мәктәпкә керү өчен берьюлы берничә ишек ачылды, балалар тәнәфескә төрле вакытта чыга.
Түбән Кама көзге каникуллар вакытында тәмамланган Татарстан шәһәрләренең берсе булуын билгеләп үтәргә кирәк. Республикада гына түгел Россия дә күп кенә уку йортлары уку процессын башлауны кичектереп торганнар. Укучылар арасында авыручылар саны кими башлаган, ә өлкәннәр арасында кискен тын юллары инфекциясе һәм грипп таралуын табиблар контрольдә тота. Бүген шәһәр мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә белдерелгән соңгы мәгълүматлар буенча Түбән Камада 31 кеше дуңгыз гриппы белән авырый, 103 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә озатылган. Бүген 4 мең шәһәрле салкын тидергән, дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100