Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың Бакый Урманче урамын төзекләндерү буенча сораштыру бара
Ял итү зоналарында төсле түбәле ышыклану урыннары да булдырылачак.
(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада Бакый Урманче урамы төзекләндереләчәк. Түбәнкамалылар урамның макеты белән танышып, бу мәсьәлә буенча сораштыруда катнаша ала. Сораштыру 12 июльдә төгәлләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Төп эшләрдән тыш, биредә җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юллар булдыру, яктырту һәм видеокүзәтү баганалары, архитектура формалары урнаштыру һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла.
Урамда җиде ял итү зонасы, аларның һәркайсында берничә пилон булачак. Мәгълүмати экраннарда республикада сынлы сәнгать тарихы һәм аның бүгенгесе, рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли иҗат турында белешмә тәкъдим ителәчәк. Ял итү зоналарында төсле түбәле ышыклану урыннары да булдырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз