Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың "Апуш" китапханәсендә шагыйрә Вера Хәмидуллина белән очрашу үтте
Якын арада Түбән Кама балалар китапханәләре Вера Хәмидуллина бүләк иткән яңа китаплар белән тулыланачак.
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Шагыйрә, тәрҗемәче, Россия һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы Вера Хәмидуллина Түбән Камага килде. Ул шәһәрнең "Апуш" китапханәсендә балалар белән очрашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Очрашуга балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 8нче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары катнашты. Очрашуда Вера Хәмидуллина үз эшчәнлеге турында сөйләде, әсәрләрен укыды.
"Мин Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә булдым, балалар белән очрашуларда аларга табышмаклар әйттем, ләкин сездә генә аларны бик җиңел һәм тиз чиштеләр. Түбән Кама балалары - бик укымышлы", - диде язучы.
Балалар үзләре дә кунак алдында чыгыш ясады. Алар Вера Хәмидуллинаның шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Шулай ук шагыйрә балаларны шигырьләр язарга да өйрәтте.
Якын арада Түбән Кама балалар китапханәләре Вера Хәмидуллина бүләк иткән яңа китаплар белән тулыланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз