news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каманың 50 еллык тарихы сурәтләнгән китап халыкка тәкъдим ителде

500 еллык бу китапта шәһәрнең җентекле һәм төгәл тарихы язылган.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың юбилее уңаеннан нәшер ителгән «Нижнекамск. История в 50 лет» дип исемләнгән китапта шәһәрнең беренче көненнән башлап бүгенгесенә кадәр тарихы язылган. Бу хакта "Туган як" газетасы яза.

Китапны шәһәрнең энциклопедиясе дип атарга мөмкин. Аңа материаллар туплау, бастыру үзе үк бер тарих.

Җентекле һәм төгәл тарихы язылган шәһәрләр күп түгел. 500 битлек бу китапта, Түбән Каманың беренче көннәреннән башлап (чынлыкта, хәтта аннан да иртәрәк – шәһәрне төзү турында карар ителгәннән һәм беренче геологик тикшерү эшләреннән башлап) бүгенге көненә кадәр үсеше сурәтләнгән. Фотоларны һәм сүзләрне кәгазьгә төшерүдә камил техника чараларыннан куллану мөмкинлеге зур булган заманда яшәсәк тә, китапны иҗат итүчеләргә күп кенә кыенлыклар белән очрашырга туры килгән.

"Әлбәттә, эш җиңел бармады, – диде китапны әзерләү эшләренә җитәкчелек иткән Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, аны тәкъдим итү чарасында. – Ул елларда фотога төшерүчеләр дә аз булгандыр, булганнарын барлаучылар да. Фотоматериалларны бөртекләп диярлек җыйдык. Минем яктан тыйнаклык булмаса да, әйтеп китим әле: бу китапның әһәмияте яңартылган Кама буе һәм гаилә паркыннан ким түгел. Ул шәһәребезнең киләчәк буыннарына бәясе булмаган бүләк".

Китапны чыгаруда катнашучылар арасыннан ул муниципаль район башлыгы киңәшчесе Рәхимә Гайниеваны аерым билгеләп узды. Долотказина әйтүенчә, ул китапка иң күп өлеш керткән кеше. Аңа төгәллек һәм пөхтәлек сыйфатлары хас. Ул һәр санга, цифрга, фактка җаваплы килеп, һәр язманы кат-кат тикшергән.

"Без шәһәрнең алтмышка якын предприятие-оешмалары белән эшләдек, алардан алынган мәгълүматларны тикшерергә, баетырга туры килде, – ди Рәхимә Гайниева. – Шулай ук шәһәр архивы белән дә тыгыз элемтәдә тордык. Депутатлар белән уздырылган барлык сессияләрнең һәм Башкарма комитет утырышларының беркетмәләрен укып чыктык. Чөнки аларда шәһәр тормышы эзлекле чагылдырылган".

Китапның редакторы Роберт Талипов та Түбән Кама энциклопедиясен чыгару барышындагы истәлекләре белән уртаклашты.

"Күп кенә кешеләр истә-лекләре белән уртаклашты, фотографияләр һәм кадерле ядкарь итеп саклаган әйберләр алып килүчеләр булды. Аны кулга алгач: «Монда бит минем дә өлешем бар», - дип искә алырлык «шәһәр архивы» кебек басма барлыкка килде, – ди ул.

Шәһәр тарихы белән бәйле икенче җыентык «Нижнекамск» дип аталган фотолар альбомы. Анда шәһәребезнең профессионал фотографларыныкы гына түгел, һәвәскәрләрнең дә эшләре урын алган.

"Бу альбом, беренче чиратта, шәһәр һәм анда яшәүчеләр турында булуы белән уникаль, – дип сөйләде аны төзү эшенә җитәкчелек иткән Түбән Кама муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов. – Анда яшәешебезнең бөтен өлкәсе чагылыш тапкан. Алардан шатлык, сөю һәм бәхет бөркелә."

"Бу китапларны маңгай күзе белән генә түгел, ә күңелең белән укырга һәм карарга кирәк. Алар моңа лаек", - дип яза газета журналисты Олег Лукшин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot