news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Каман кинотеатрында өч көн рәттән бушлай фильмнар күрсәтеләчәк

Әлеге бушлай күрсәтелүче фильмнарга урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә 8-939-331-52-52 телефоны буенча алдан язылу бара.

Түбән Каман кинотеатрында өч көн рәттән бушлай фильмнар күрсәтеләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Түбән Кама, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Түбән Камада төзекләндерүдән соң "Восход" кинотеатры ачылды. Владимир Высоцкийның туган көне алдыннан шәһәрнең Халык иҗаты йортында легендар музыкант һәм актер катнашындагы фильмнарны өч көн дәвамында бушлай карау мөмкинлеге тудырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кичә  "Как царь Пётр арапа женил",  "Вертикаль" фильмнары күрсәтелде.

26 гыйнварда 13:30 - "Родом из детства" , 17:30 сәгатьтә  "Короткие встречи" фильмнары тәкъдим ителәчәк.

27 гыйнварда 13:30 сәгатьтә "Как царь Пётр арапа женил", 17:30 сәгатьтә "Служили два товарища" фильмнары күрсәтеләчәк.

Әлеге бушлай күрсәтелүче фильмнарга урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә 8-939-331-52-52 телефоны буенча алдан язылу бара. Шалтыратулар 10.00 - 21.00 сәгатьләрдә кабул ителә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot