news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камалылар Гөлшат Котенкова истәлегенә чаңгы ярышы уздырды

"Алмаш" базасында мөселманнар һәм православие дине вәкилләре җыелды.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Төрле дин һәм милләт вәкилләре 9 гыйнварда үтерелгән 29 яшьлек Гөлшат Котенкова истәлегенә чаңгы ярышы уздырды. Бу хакта Түбән Кама районының рәсми сайтанды хәбәр ителә.

"Алмаш" базасында бөтенебезгә бергә җыелырга кирәк дигән фикер туды. Безнең шәһәребез тыныч булырга тиеш. Бергә тыелганда гына без явызлыкны җиңз алачакбыз", - дип белдерде әлеге чараны оештыручы Салих хәзрәт Ибраһимов.

Әлеге фикерне Түбән Кама округы протоиерее Александр Колчерин да хуплады.

"Гөлшат Котенкова гаиләсе катнаш иде. Без бу авыр вакытта аларның гаиләсенә ярдәм итәргә телибез һәм тагын бер тапкыр кайгыларын уртаклашабыз", – дип өстәде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot