news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре килде

Татарстан буенча республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2019 елның беренче яртысында 260 млн доллардан артып киткән.

Түбән Камага Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге вәкилләре килде
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама бүген Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге (TDBB) делегациясен кабул итә. Айдар Метшин әлеге оешманың Директорлар советы рәистәше булып тора. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге Төркиядә 2003 елда оешкан, аның бурыч-максатлары – җирле үзидарә проблемаларын халыкара яссылыкта хәл итү, мәдәни мирасны саклау, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү. Берлек составында Албания, Азәрбайҗан, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Палестина, Гыйрак, Черногория һ.б. илләрдән барлыгы 1150 муниципалитет бар.

Айдар Метшин Төркия кунакларына Түбән Каманың Мерсин һәм Мармарис шәһәрләре белән тугандаш булуын әйтеп узды: дустанә элемтәләр мәдәни, иҗтимагый чараларда (әйтик, шәһәрара сәяхәтләрдә) ныгый. Икътисадый элемтәләр дә үсә, республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2019 елның беренче яртысында 260 млн доллардан артып киткән.

“Без Төркия Республикасы компаниясен, аерым алганда, сезнең территориядәге компанияне Түбән Каманың социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары арасында күрүебезгә шат булачакбыз", - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин делегатларга. Делегатлар арасында исә Истанбул, Измит, Конья һәм Газиантеп кебек эре шәһәрләрдән вәкилләр бар.

Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге президенты Угур Ибраһим Алтай, үз чиратында, Түбән Кама эшкуарларын үз ватанына чакырды. “Татарстан инвесторлары Төркия Республикасы инвесторлары булганда да, бик яхшы булачак", - дип билгеләде Конья шәһәре мэры. Аның сүзләренчә, Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге үз бурычын – кешеләр тормышын яхшырту максатын югалтмый. “Без кардәш шәһәрләр һәм илләр белән бергә кешелек проблемаларын хәл итәргә тырышуыбызга шатбыз”, - дип белдерде Угур Ибраһим Алтай.

Пленар өлештән соң, Төркиядән килгән кунаклар Түбән Камада яңа яуган кар өстеннән атлап, сәяхәткә кузгалдылар, алар яңа мәктәп, “Гаилә” паркы, КФУ, Җәмигъ мәчет, китапханә, “Кванториум” технопаркы һ. б. урыннарда булачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot