Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камага керү юлында күптән көтелгән ремонт башланган
"Пионер" индустриаль паркына кадәр араны ремонтлау өчен 325 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Чистай ягыннан Түбән Кама шәһәренә керү юлында ремонт эшләренә керешкәннәр. Төзекләндерү "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" федераль программасы кысаларында башланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама мэриясендә юлны төзекләндерү өчен финанс эзләүгә берничә ел вакыт киткән. Бу мәсьәлә Мәскәүдә узган утырышта ахыргача хәл ителгән. Гомумән алганда, трассаның 9 километрга якын өлеше ремонтланачак, шуның шактый өлешен капиталь төзекләндерергә – юлларны киңәйтергә, ут баганаларын алыштырырга һ.б. эшләргә планлаштыралар.
Финанслау - ике чыганактан: Моношәһәрләр фонды һәм республика, тимер юл аркылы чыгу участогыннан "Пионер" индустриаль паркына кадәр араны ремонтлау өчен 325 млн сум акча бүлеп бирәчәк.
"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты буенча 96 млн сум юлның калган өлешенә, шәһәрнең Көньяк автоюлына тоташкан урынына кадәр араны ремонтлауга тотылачак.
"Пионер" паркыннан Көньяк автомобиль юлына кадәр участокта эшләр башланды: асфальтның иске катламы алынган, аерым участокларда чокырларны тигезләү башкарылган, асфальт-бетон катнашмасының түбән катламын җәю башланган.
Трасса зур социаль һәм икътисадый әһәмияткә ия: бу участок буенча шәһәрара пассажир транспорты йөри, сәнәгать объектларына, төзелеш базаларына йөк ташыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз