news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камага бөтен Идел буеннан көрәшчеләр җыелды

Кудо беренчелегендә 7яшьтәге һәм өлкәнрәк 100 гә якын спортчы катнашты

(Түбән Кама, 13 апрель, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада кудо буенча шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Башкортстан кебек якындагы төбәкләрдән 100 гә якын спортчы катнашты.
“Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы аренасында дүрт яшь категориясендә көчлеләрне ачыкладылар. Ярыш хуҗалары иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, алар төрле дәрәҗәдәге унга якын медаль алды.
Кудо – Түбән Камада яңа, әмма тиз үсеш алучы спорт төре. Шәһәрдә бу спорт төре буенча өч секция эшли, анда төрле яшьтәге 150гә якын кеше шөгыльләнә. Идел буе ярышларында уңышларга ирешүче спортчылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100