news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Нечкәбил-2017” финалына узган

“Нечкәбил” конкурсында катнашу өчен төп һәм мәҗбүри шарт – ныклы гаиләң һәм балалар булу.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). “Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы, ана һәм гаилә конкурсы финалчылары өчен интернет-тавыш бирү 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Камадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Никитина конкурста җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр ителә Татарстанның Түбән Кама районы сайтында .

“Нечкәбил” конкурсында катнашу өчен төп һәм мәҗбүри шарт – ныклы гаиләң һәм балалар булу. Альбина Никитина ире белән ике бала тәрбияли.

Хәзер конкурсның рәсми сайтында катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылган. Сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

Искәртеп үтик, ярымфиналда Татарстанның 31 районыннан 43 гаилә катнашты. Конкурсның финалы 30 ноябрьдә Казанда узачак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100