news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе яңа социаль ипотека программасы буенча фатирлы булды

Татарстан Президенты программа турында бер ай элек игълан итте.

Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе яңа социаль ипотека программасы буенча фатирлы булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 25 август, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән яшь гаиләләр өчен яңа социаль ипотека программасы буенча Түбән Камадан Нуриевлар гаиләсе фатир алды. Нуриевлар 111 кв. метр мәйданлы яңа фатирга беренчел кертемне 185 мең сум күчергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр итә.

Татарстан Президенты программа турында бер ай элек игълан итте. Ул үз торакларына ихтыяҗны Татарстанда яшь гаиләләрнең төп проблемаларыннан берсе дип атады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа социаль ипотека программасы балалы гаиләләр өчен дә, әти-әни булырга теләгән кешеләр өчен дә яхшы ярдәм булачак.

Нуриевлар гаиләсе яңа программа буенча торак алган беренче гаилә булды. Аларның үрнәгенә 800 яшь гаилә кушылган, алар җирле башкарма комитетларга исәпкә кую өчен мөрәҗәгать иткән. Ун гаилә Дәүләт торак фонды реестрына кертелгән, калганнары — карау этабында.

 


news_right_1
news_right_2
news_bot