news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Краснодарга туры рейслар ачыла

Билетның минималь бәясе - 2240 сум.

Түбән Камадан Краснодарга туры рейслар ачыла

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). 4 апрельдән Түбән Каманың "Бигеш" аэропортыннан Краснодарга рейслар ачыла. Билетның минималь бәясе - 2240 сум. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге юнәлеш буенча очу атнага ике тапкыр - пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 100 пассажирга исәпләнгән очкычларда башкарылачак. Билетлар пассажирлар ташучы компаниянең рәсми сайтында һәм аэропорт кассаларында сатыла.

Шуны да искәртик: Краснодарга рейслардан тыш, "Азимут" авиакомпаниясе атнага ике тапкыр Ростов-Дон шәһәренә дә даими очышлар ясаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot