Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камадан күчеп китүчеләр саны биш елда ун тапкырга кимегән
2018 елда бу территориядән 189 кеше киткән.
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Статистик мәгълүматлар буенча, соңгы елларда Түбән Камадан халыкның күченеп китүе сизелерлек кимегән. 2018 елда бу территориядән 189 кеше киткән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Вазгыятькә үз чыгышларының берсендә Айдар Метшин аңлатма бирде. "2013 елдан, ул чакта күченеп китү югары ноктасына җитеп, 1725 кеше тәшкил иткән иде, без ел саен әлеге күрсәткечне киметү өчен тырыштык. Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, 189 кеше күченеп китеп, бу тискәре күрсәткеч булса да, гомумән, уңай динамика күзәтелә", - диде Түбән Кама мэры.
Айдар Метшин әйтеп узганча, миграциядәге мондый җитди үзгәреш Түбән Кама территориясендә яшәү шартларын яхшыртуда бара торган уңай күренешләргә бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз