news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Ижевскига ике вагонлы рельслы автобуслар йөри башлаячак

Май азагыннан рельслы автобуслар шәһәр яны маршруты буенча йөриячәк.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстанда 20 майдан башлап Түбән Камадан Ижевскига һәм кире юнәлештә ике вагонлы рельслы РА-2 автобуслары йөри башлаячак. Бу турыда, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

“6749/6750нче Ижевск – Түбән Кама һәм 6751/6752нче Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны маршрутларында пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен РА-2 ике вагонлы рельслы автобуслар йөриячәк", - диелә министрлык хәбәрендә.

Рельслы автобуслары салоны үзәкләштерелгән җылыту һәм кондиционерлау системасы белән җиһазландырылган, көтелмәгән хәл булган очракта машина йөртүче чакыру өчен ике төймә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot