news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан Истанбулга яңа авиарейс ачыла

“Бигеш” аэропортыннан Истанбулга беренче рейс 27 октябрьдә булачак.

(Истанбул, 3 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). 27 октябрьдән Татарстан белән Төркия арасында даими авиарейслар ачыла. Авиарейслар атнага өч көн - чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә Түбән Кама - Истанбул арасында булачак. Бу турыда Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Түбән Камадан Истанбулга беренче очкыч 27 октябрьдә юл тотачак, диелә авиакомпаниянең интернет сәхифәсендә.

Очкыч “Бигеш” аэропортыннан Истанбулга - сәгать 10:20 минутта, Истанбулдан “Бигеш”кә сәгать 16:00 минутта кузгалып китәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100