news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Болгарга махсус автобуслар йөриячәк

Быел фестивальгә 8,5 млн сумнан артык акча тотылачагы фаразлана.

Түбән Камадан Болгарга махсус автобуслар йөриячәк
Рамиль Гали

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). 10-11 август көннәрендә Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында "Бөек Болгар" урта гасыр сугышлары фестивале узачак. Түбән Камадан Болгарга махсус автобуслар йөриячәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Урта гасыр орышлары программасы җәяүле һәм ат өстендә утырган килеш көч сынашу өлешләреннән тора. Моннан тыш, фестивальдә тарихи лагерь һәм борынгы кәсепчелек ярминкәсе, урта гасыр балалар дөньясы, милли-гамәли сәнгать үрнәкләре ярминкәсе, сугыш машиналары, уктан ату, урта гасыр музыкасы һәм бию мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

Һәр катнашучы борынгы кәсепләрне үзләштерү, элеккеге биюләрне өйрәнүдә үз көчен сынап карый алачак. Балалар мәйданчыгында борынгы уеннар оештырылачак.

Быел фестивальгә 8,5 млн сумнан артык акча тотылачагы фаразлана.

"Бөек Болгар" фестивалендә катнашу түләүле. 8 августка кадәр билетларны ташламалы бәягә сатып алырга мөмкин: өлкәннәр өчен - 300 сум, балалар (6 -14 яшь) өчен - 150 сум. 5 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай.

 Автобуслар “Кама” кунакханәсе яныннан кузгала. Барып кайту бәясе бер кешегә 1000 сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot