news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадан Антальяга өстәмә рейс ачыла

Очышлар һәр якшәмбе 220 пассажирга исәпләнгән Airbus A321 һава судноларында башкарылачак.

Түбән Камадан Антальяга өстәмә рейс ачыла

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). "Урал авиалинияләре" компаниясе 4 августтан Лемаев исемендәге "Бигеш" аэропортыннан Антальяга чартер рейслары башкаруга керешә. Яңа программа 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очышлар һәр якшәмбе 220 пассажирга исәпләнгән Airbus A321 һава судноларында башкарылачак. Рейска билетлар сатуда: нигездә, TUI туристик юлламалары составында.

"Бу - иң популяр юнәлеш, - дип сөйләделәр компаниядә. – Диңгез ярына һәркем барып кайта алсын өчен, без дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәренә тагын бер рейс өстәдек. Август аенда алты төнгә ике кешелек юллама бәясе бездә - 35 меңнән. Яңа рейсның вакыты бик уңайлы –очып китү якшәмбе иртәнге дүртенче яртыда, кирегә исә – кич белән, ягъни туристлар Антальяда тулы көннәр үткәрә".

news_right_1
news_right_2
news_bot